Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Көньяк Корея белән дуслашты

Әлмәттә яңа инвестиция проекты булдырыла.

Әлмәт делегациясе эшлекле визит белән Коньяк Корея республикасында булып кайтты. Чонджу шәһәрендә район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Чонджу мэры Ким Сен Су икътисад, мәдәният, эшлекле мөнәсәбәтләр үсеше һәм административ идарә өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында икеяклы килешүгә кул куйды. Шулай ук «Daedong» (авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү), «Hwaya» (нефть калдыкларын эшкәртү), G&M (пробиотиклар җитештерү) компанияләре белән дә хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Җитәкчелек Әлмәт районы территориясендә уртак заманча инвестицион проектларга башлангыч бирергә планлаштыра. Чонджу җитәкчелеге һәм Көньяк Корея бизнесменнарын якын араларда Әлмәттә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса