Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт каты көнкүреш калдыкларын контейнерлап җыюга күчә

Шәһәрнең икенче микрорайоны эксперимент мәйданы итеп сайланды. Ишек алларында чүп җыю өчен пластик евроконтейнерлар (педальле һәм капкачлы) куелды.


Бүген микрорайонда журналистлар кешеләргә ни дәрәҗәдә уңайлырак булуын, иң мөһиме, чисталык һәм тәртип бармы икәнен карадылар.

Шунысын искәртик, Әлмәт көнкүреш калдыкларын тарасыз боҗралы ысул белән чыгару системасы булган Россиядә бердәнбе шәһәр. Берничә ел элек кенә бу ысул уңайлы дип саналган булса, хәзер алай исәпләнми. Беренчедән, чүп машинасының килү сәгате хәзерге тормыш ритмы белән ярашмый. Күп кешеләрнең эш көне 17-18 сәгатьтә түгел, шактый соңрак тәмамлана. Икенчедән, чүп ташучы зур машиналар ишек алдында җиңел автомобильләр күп булу сәбәпле еш кына үтеп керә алмыйлар. Чүп машиналарын йөртүчеләр гаебе белән аварияләр дә булгалады. Нәтиҗәдә байтак кешеләр, чүп машинасын туры китерә алмыйча, чүпләрен теләсә кая ташлыйлар.

Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре советының XXVIII сессиясендә өченче микрорайонда контейнерлар куеп яңа ысулны сынап карарга карар бирелгән иде. Бу районда йортлар 5 катлы, чүп торбалары юк, кешеләр пакетларын теләсә кайда калдыралар, күселәр күренә башлаган иде. Хәзер микрорайонда 6 контейнерлы 5 мәйданчык бар. Макулатура, пластик шешәләр, металл банкалар аерым контейнерларга җыела.

"Экосервис"ның яңа генераль директоры Марат Бәдретдиновнеың планнары зурдан. Ул якындагы 3 ел эчендә бөтен шәһәрдә шундый мәйданчыклар булдырырга ниятли, шул ук вакытта чүп түгү тарифы артмаячак. Хәзерге чүп машиналары контейнер белән эшләргә ярамый, моның өчен 30 яңа машина алырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса