Әлмәт карлыганнары Казанга илтә [+ФОТОЛАР]
"Ягодная долина" - "Җиләкле үзән" җәмгыятендә бүгенге көндә витаминлы җимеш куаклары утырту бара.
Бүген биредәге эш белән район башлыгы Айрат Хәйруллин танышты.
Ике ел элек нигез салынган җимеш плантациясе әлмәтлеләрне бакча җиләге белән сөендерә дә башлады инде. Моннан тыш биредә кура җиләге үсә, кара карлыган утырту да күздә тотылган иде. Кара карлыган күпләп җитештерү өчен махсус әзерләнгән сортлы, тәме һәм өлгерү вакытлары белән генә аерылып тора. Аларны рәт араларын 4 метр киңлектә, куак араларын 0,5 м калдырып утырталар. Басуда 40 лап кеше эшли. Белгечләр фикеренчә, һава шартлары моның өчен кулай, 20 октябрьләргә чаклы бу мөһим эш тәмамланачак.
- Әгәр дә карлыган рәтләрен үзара тоташтырып, бер буйга салсаң, аның озынлыгы 250 км тәшкил итәр иде, ә бу инде Казан-Әлмәт арасы дигән сүз, - ди белгечләр.
Карлыганнарны шулай ук сугару ситемасы белән тәэмин итәчәкләр. Аның өчен шулай ук махсус җайланмалар әзер. Суны исә якында гына узучы инештән алырга җыеналар. Тик башта инеш суы җыелу өчен аны буып куярга ниятлиләр. Карлыган мәйданнарына көн саен җитеште су күләме 10 000 кв метрлы, тирәнлеге 2 метрлы сулыктан алып булачак ди белгечләр.
Район башлыгы шулай ук эшчеләр өчен төзелгән тулай торакта да булды. 100 урынга исәпләнгән бинаны җәй дәвамында тергезгәннәр. Биредә юыну бүлмәләре дә, киемнәр киптерү урыны да бар. Бүлмәләр исә 4 әр кешелек.
Айрат Хәйруллин шулай ук быел нигез салынган суган басуында да булды. Корея белән килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлеге өстәмә җитештерү процессы август аенда гына башланган. Беренче 70 гектар мәйданга утыртылган орлык бүген инде шыткан, тик менә кышын үзен ничек тотар - бу билгесез дип хафалана белгечләр. Район башлыгы Айрат Хәйруллин чәчүлек мәйданнарын саклап калу өчен тиешле чараларны күрергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia