Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кафеларының берсендә кичке җәнҗал

Инцидент кафеда официантка булып эшләүче ханым аркасында килеп чыга.

Аның 23 яшьлек ире көнләшүенә түзә алмыйча 3 июньдә үзе белән туганын да ияртеп хатынын тикшерергә дип кафега килә. Сүз артыннан сүз чыга, ызгыш-талаш башлана. Көнче ир пешекчегә ташлана. Ә тегесе куркып калмый. Ит чаба торган балтаны ала да иргә бер-бер артлы җәрәхәтләр ясый. Ярый әле, ияртеп килгән туганы, ә аннары якында гына кизү торучы полиция хезмәткәрләре килеп җитә.

Күпсанлы җәрәхәтләр алган көнче ирне һәм башында авыр травма белән пешекчене шифаханәгә алып китәләр. Сәламәтлеккә авыр зыян китерү хакындагы маддә буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса