Реклама
Әлмәттә хәрби комиссариатта армиягә чакырылачак өч егетнең кесә телефоннарын урлаганнар. Һәр аерым факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Өч яшь әлмәтле полиция бүлегенә шәхси әйберләре югалу турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Алар өчесе дә хәрби комиссариатта медицина тикшерү узулары, ә билгеләнгән процедураны узганнан соң кесәләреннән телефоннар белән акчалары югалу турында әйтәләр. Гомуми зыян суммасы 34 мең сумга якын тәшкил итә.
Тикшерү нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре каракны ачыклады һәм тоткарлады. Ул 22 яшьлек әлмәтле булып чыга. Карак гаебен таный, урланган әйберләрнең бер өлешен кире кайтара. Хәзер аңа карата өйдән чыкмау белән бәйле җәза чарасы кулланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+