Реклама
"Нефтьче" Мәдәният сарае әлмәтлеләр белән шыгрым тулы иде.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин гүзәл затларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләре сугыш елларында армый-талмый хезмәт куйган, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән ветеран ханымнарга юлланды. Бүген Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран, 2 меңнән артык тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Тантана барышында "Ел хатын-кызы. Хатын кыз күзлегеннән ел ир-аты" бәйгесенең зона этабында җиңүчеләр дә сәхнәгә чакырылды. Аларга бүләкләр тапшырылды. "Нефтьче" Мәдәният сарае хормейстры Галина Бибанина республика бәйгесеннән дә җиңүче булып кайтты. Үзешчәннәр дә гүзәл затларга иң матур чыгышларын бүләк итте. Бәйрәм белән барыгызны да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+