Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хатын-кызлары актив

"Әлмәт хатын-кызлары берлеге һәрвакыт нәшат, көчле булды. Барлык күркәм инициатива алардан килде" - шәһәр һәм районның гүзәл затларына шушындый югары бәяне муниципаль район хатын-кызлар берлегенең чәршәмбе көнне узган I конференциясендә "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый берләшмәсе рәисе Зилә Вәлиева бирде. Әлмәттә хатын-кызлар берлегенә нигез салынуга ике дистә ел. Аның башында легендар...

"Әлмәт хатын-кызлары берлеге һәрвакыт нәшат, көчле булды. Барлык күркәм инициатива алардан килде" - шәһәр һәм районның гүзәл затларына шушындый югары бәяне муниципаль район хатын-кызлар берлегенең чәршәмбе көнне узган I конференциясендә "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый берләшмәсе рәисе Зилә Вәлиева бирде.
Әлмәттә хатын-кызлар берлегенә нигез салынуга ике дистә ел. Аның башында легендар якташыбыз Галина Грицишина, аннан соң Гүзәлия Әхмәдиева (конференциядә ул да катнашты) тора. Алга куелган бурыч хатын-кызларны берләштерү, аларны шәһәр һәм район эшчәнлегенә җәлеп итү, проблемаларын ачыклау, ярдәм күрсәтү, хәйриячелек һәм башкалардан гыйбарәт.
Конференциядә төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева максатның тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Әлбәттә, барысы да ал да гөл түгел, проблемалар да бар. Мисал өчен, теркәлгән эшсез- ләрнең 919 ы (бу 63 %) хатын-кызлар. Шулай ук производствода эшләүче хатын-кызларның эш шартларын яхшыртырга кирәк. Хатын-кызларны һөнәрләре буенча берләштерү шулай ук тәҗрибә уртаклашу өчен әйбәт булыр иде.
Эчкечелек хатын-кызлар арасына да үтеп керде. Хәтта авылларда яшәүче хатын-кызлар да хәмердән тайчанмый. Нәтиҗәсе аянычлы. Мәсәлән, Яңа Кәшер авыл җирлеге буенча гына да дүрт кеше ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Җирлек башлыгы Лилия Гыйниятуллина бу хакта ачынып сөйләде. Форсаттан файдаланып, ул авыл урамнарының начар хәлдә булуын, аннан арба этеп барырга мөмкин түгеллеген дә җиткерергә ашыкты. Ә менә АГНИ студенты Алинә Кашапова техник юнәлеш буенча белгеч- леккә ия кызларга эш табуы җиңел түгел дип саный.
Конференциядә "Татнефть" ААҖнең техник-икътисади мәгъ-лүмат бүлеге начальнигы урынбасары София Гарифуллина, "Нур" психологик-педагогик үзәге мөдире Ольга Ананьева, "Аэлита" клубы җитәкчесе Валентина Саматова эшчәнлек- ләре белән уртаклаштылар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировның да әйтер сүзе бар иде. Аның белән килешми мөмкин түгел, бүген хатын-кызларны барлык тармакта да күрергә була. Бу аларның Россиядә ир-атларга караганда 10 миллионга артыграк булуыннан түгел, ә бәлки гүзәл затларыбызның көчлелегендә, тырышлыгында. Ришат Фазлытдинович элеккеге күркәм традицияләрне, мисал өчен, йорт комитетларын торгызырга һәм алар ярдәмендә яман гадәтләргә каршы көрәшергә чакырды.
Зилә Вәлиева китергән саннар шулай ук уйландырырлык - ел саен республика буенча 400 ана баласыннан баш тарта. Шунысы йөрәк әрнүен бераз баса, бу сан артуга таба бармый, бер урында тора. Уздырылган социологик тикшерү 80 процент "күке" ананың авыр тормыш ситуациясендә калуын һәм сабыйларыннан шуңа баш тартуын ачыклаган. Алкоголизм, наркомания ятьмәсенә эләккән, җинаять юлына баскан хатын-кызларның саны да соңгы елларда тотрыклы. "Хатын-кызларның берләшмәләре күп сорауларны чишәргә сәләтле. Әлмәттә талантлы хатын-кызлар бик күп. Алар төрле тармакта хезмәт куя", - диде Зилә Рәхимьяновна.
Район башлыгы киңәшчесе вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова киләчәктә дә Әлмәт хатын-кызлар берлегенең шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында зур роль уйнаячагына, игелекле гамәлләрнең дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде. Сүз уңаеннан, безнең районда һәм шәһәрдә 105 мең хатын-кыз яши. Араларында җитәкче урынны биләүчеләр дә байтак.
Конференциядә Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе вазифасына бертавыштан Гүзәл Еремеевага тавыш бирелде.
Ирина Апачаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250