Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт физкультура көллиятен тәмамлаучыларны танылган марафончы якташыбыз Фирая Солтанова-Жданова котлады

"Спортны түгел, физик культураны яратыгыз. Чөнки физкультура гомуми культураның бер өлеше".

Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры, танылган марафончы якташыбыз Фирая Солтанова-Жданова Әлмәт физкультура көллиятен быел тәмамлаучыларга шундый үгет-нәсыйхәт бирде.

Физкультура һәм спорт өлкәсендә кадрлар әзерләүче алдынгы уку йортларының берсен быел 86 студент тәмамлады. Аларга тантаналы шартларда дипломнар тапшырылды. Шулай ук шәһәрнең спорт һәм җәмәгать тормышында активларны төрле дәрәҗәдәге ведомстволарның Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Кайбер чыгарылыш студентлары инде армия сафларына җибәрелгән. Район башлыгының махсус стипендиаты Ленар Хафизов шулар арасында. Ленарның дипломын да, Мактау кәгазен, район башлыгы стипендиясен дә әтисе кабул итеп алды.

Биредә Татарстаннан гына түгел, Самара, Киров кебек өлкәләрдән, күрше-тирә республикалардан да студентлар белем ала. Көллияттә спортның волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, спорт гимнастикасы, чаңгы спорты, милли көрәш кебек төрләре белән шөгыльләнәләр. 2006 елда "Алкалы хоккей" белгечлегенә укыта башлаганнар иде, 2009 елда "Йөзү" буенча бүлек ачылды.

Студентларның спорт осталыгын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Көллият спортчыларының күп кенә илкүләм ярышларда, халыкара турнирларда, дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашуы һәм җиңүе - моның дәлиле. Чаңгы узышы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Ольга Данилова, шул ук төр буенча үсмерләр арасында дөнья чемпионы Виолетта Крымцова, халыкара класслы спорт мастеры, сверхмарафон буенча дөнья чемпионы Елена Маськина, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Алмаз Гыйсмиев, гер спорты буенча дөнья кубогы җиңүчесе Җәмил Шакиров, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Эльмира Юнысова, күпсанлы спорт титулларына быел чаңгы буенча паралимпия уеннарының зур кубогын өстәгән Рамил Илалетдинов - казанышлары белән уку йортының данын илдән читтә дә таныткан шәхесләр.

Чыгарылыш кичәсенең мәртәбәле кунагы, 1979 елда шушы уку йортын тәмамлаган Фирая Солтанова да шулар сафында. Төрле арага йөгерү буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры ул. Әле 1996 елда ук Атлантада Олимпия уеннарында катнаша. "MASTERS" категорияле марафонда Россиянең экс-рекордчысы. Фирая Солтанова 37 ел зур спортта. Ул әле бүген дә сафта. Апрель аенда Бостон марафонында җиңүче. Туган ягына юлга чыгар алдыннан гына 27 майда чираттагы марафонын узган. Аның исәбендә 59 марафон.

- Авыр булса да мактаулы хезмәт бу, - дип сүз алды Фирая Солтанова. - Минем Әлмәт физкультура көллиятендәге беренче тренерым Виктор Осетрин иде. Укытучыларыбыз тырышлыгы белән спорт фанатларына әйләндек. Гомереңне зур спортка багышлыйсың икән, үҗәтлек кирәк булачак. Шушы үргә ирешәм дип тырышканнар гына уңыш казана. Ә сездә лаеклы белем һәм тәҗрибә бар инде.

Кырык биш елдан артык эшләү дәверендә биредә 5000 нән артык белгеч әзерләнгән. Аларның күпчелеге бүген мәгариф учреждениеләрендә инструкторлар һәм укытучылар, спорт клубларында тренерлар булып эшли. Көллият директоры Илдус Гайфуллин сүзләренчә, Әлмәт көллияте белгечләренә ихтыяҗ зур: Самарадан, шәһәрдәге "ЯН", "Бусидо" үзәкләреннән чакыру килгән инде.

- Шәһәрдәге спорт мәктәпләренә, спорт клубларына бүгенге көндә 10 лап тренер кирәк. Быелгы чыгарылыш белгечләре бу ихтыяҗны өлешчә булса да капларга ярдәм итәр, - дигән ышаныч белдерде физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Геннадий Золкин. - Гомумән, әлеге уку йорты шәһәрнең иҗтимагый тормышында, аеруча спорт чараларында әйдәп баручылардан санала.

Бу чыгарылыш студентлары да илнең спорт тормышы агымына кушылачак. Тик юллары төрле булачак: кемдер мәктәпкә укытучы булып китәр, икенчеләре төрле клубларга тренер булып урнашыр, кайсылары осталыгын югары уку йортларында чарлар.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250