Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт фермерларына малларын суйган өчен түләргә туры киләчәк

Ит сату белән көн күрүче фермерларга хәзер малларын сую өчен махсус мәйданчыкка алып барырга һәм аны суйган өчен түләргә туры киләчәк.

2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә сатарга дигән малны үзең суюны тыя торган закон гамәлгә керде.

Моңа Таможня берлегенең яңа регламенты сәбәпче. Аның нигезендә сатарга дигән малны үз ихатаңда сую тыела. Экспертлар фикеренчә, малларны махсус мәйданчыкта сую таләбе итнең сыйфатында уңай чагылыш табачак. Ләкин ерактагырак районнарда яшәүче фермерларның ит сатудан бөтенләй баш тартулары яки продукциягә бәяне арттырулары ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса