Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләренә нәрсә җитми?

Әлмәттә җирле бизнес башка төбәк эшмәкәрләрен алга уздырып, үзенең позицияләрен югалта бара. Үз эшләрен булдыручыларның активлыгын ничек арттырырга - бу сорау район җитәкчелеген дә борчый. Эшмәкәрләр белән очрашуда, район Советының чираттагы сессиясендә дә әлеге хакта фикер алышулар булды.

Районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр саны алдагы еллар белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән - шул 7 мең тирәсе. Ә менә аларда эшләүчеләр 12,5 процентка кимегән.
- Чын бизнес ясау өчен кешедә нәрсә дә булса яңа нәрсә белән шөгыльләнү, акча эшләү теләге булырга тиеш. Үзеңнең активлыкны яңа кулланучыларга юнәлтә белү зарур, - дип исәпли эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент директоры Сергей Скобельников.
Күп кенә эшмәкәрләр үзләрендә эшләү өчен квалификацияле белгечләрнең җитмәвеннән зарлана. Кадрлар нигездә социаль гарантияләр булган хезмәт урынын сайлый. Бу проблеманы кешеләргә кече һәм урта бизнеска курыкмыйча эшкә килерлек мохит тудырып хәл итәргә була.
Районда депутатлар теләктәшлеге белән эшмәкәрләр өчен махсус яңа программа булдырылды. Ярдәм процент ставкасын субсидияләү рәвешендә күрсәтелә. 22 майдан кече һәм урта бизнеска кредит бирү програмамсында катнашуга заявкалар кабул ителә башлый. Программада катнашу өчен эшмәкәрнең Әлмәттә эшчәнлек җәелдерүе, яңа производсто ачу, муниципаль миилекне алу, өстәмә белем бирүне үстерү, инвестиция проектларында катнашу шарт. Кредит вакыты кимендә өч елга исәпләнгән. Эшмәкәрләр беренче елны процент түләми, икенче һәм өченче елларда ул 6 һәм 11 процент тәшкил итә.
- Без кешеләрне бизнеска җәлеп итәргә әзер. Районда тормышка ашырыла торган проектларга кушылырга теләгән эшмәкәрләрнең өстенлекле инвестиция заявкалары кыска срокларда каралырга тиеш, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.
Сессиядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Марат Галиев барлык илләрдә дә кече һәм урта бизнеснең төп икътисади күрсәткечләрдәге урыны нык югары булуын искәртте. «Әлегә ул бездә акланмаган дәрәҗәдә түбән. Кызыксындыру механизмнары кирәк», - диде депутат.
Әлбәттә, кече һәм урта бизнес аларның эшчәнлеген контрольдә тотучы югары органнарның мөнәсәбәте белән дә бәйле. Эшмәкәрләр белән күптән түгел булып узган очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров та катнашкан иде.
- Власть һәм финанс институтларының эшмәкәрлеккә йөз белән борылуы мөһим. Әгәр югары органнар кече һәм урта бизнеска теләктәшлек күрсәтә, банклар аларның эшчәнлеген финансламау өчен бер көтү сәбәпләр эзләми икән, бездә бизнес тулы көченә эшли башлаячак, - диде халык ышанычлысы.
Айрат Хәйруллин үзара мөнәсәбәтләр өчен бернинди проблема булмавын, төп максатның районга күбрәк инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары оештыру икәнлеген кат-кат ассызыклады. Димәк, Әлмәттә үз эшен булдырырга теләүчеләргә капка ачык.

Әлмәт районында кече һәм урта бизнес нәрсә белән шөгыльләнә?
47,3% - сәүдә
15,2% - хезмәт күрсәтү, шул исәптән күчемсез милекне арендага бирү
6% - төзелеш
6% - эшкәртү производствосы
10,6% - транспорт һәм элемтә
4,4% - коммуналь, социаль һәм персональ хезмәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса