Реклама
1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада эш бирүчеләрнең 2300гә якын хезмәткәре алдында эш хакларын бирүдә бурычы бар.
Акчаларын вакытында алу бәхете татымаганнар күпчелек авыл хуҗалыгы тармагында эшли - 1847 кеше. Исемлекнең икенче юлында төзелеш, аннан соң эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләр тора. Республика буенча тулаем бурыч 44 миллион 38 мең сум, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге сумманың 15 миллионы Лаеш (15 млн), 13 миллионга якыны Мөслим, 11 миллион чамасы Казан предприятиеләренә туры килә. Кара исемлеккә бу юлы Әлмәт кертелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы