Әлмәт егетләре 10 медаль алды
30 марттан 1 апрельгә кадәр Чирмешәндә Космонавтика көненә багышлап бокс буенча Бөтенроссия турниры уздырылды.
Турнирга Төмән, Яр Чаллы, Лениногорск, Суходол, Ульяновск, Сарман, Алексеевск, Яңа Чишмә төбәкләреннән килгән иделәр. Барлыгы 71 спортчы катнашты. Әлмәттән “Девон-Юность” бокс клубыннан тренер Раджив Низамиевнең шәкертләре дә көч сынашырга барды. Әйтергә кирәк, алар үз үлчәү категорияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Коростелев Кирилл (24 нче мәктәп укучысы), Илдан Шәңгәрәев (10 нчы мәктәп), Мехтизаде Хазар (25 нче мәктәп), Косарев Никита (24 нче мәктәп) беренче урын алдылар. Нуруллин Таһир (16 нчы мәктәп), Ежов Виктор (татар-төрек лицее), Мехтизаде Назар (25 нче мәктәп) икенче урын яуладылар. Федоров Илья (21 нче мәктәп), Галиев Эмиль (2 нче мәктәп), Мехтизаде Илһам (25 нче мәктәп) өченче урын алып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia