Реклама
30 июньнән 5 июльгә кадәр Курган өлкәсенең Темлекево авылында бокс буенча "ВЕЛЕСА" кубогына традицион халыкара турнир булды.
Бу абруйлы ярышта Россиянең 20 төбәгеннән 130 боксер һәм Казахстаннан 3 команда катнашты.
Әлмәт вәкиле "АЛГА" спорт клубында тәрбияләнүче Ширхан Гусейнов иде. Кискен көрәш нәтиҗәсендә ул 54 кг.га кадәрле авырлык категориясендә 1 нче урын алды.
Рәсми ярышларга кадәр анда өйрәнү-тренировка җыены булды, "Алга" клубында тәрбияләнүчеләр яхшы тренировка да үттеләр, яхшылап ял да иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы