Әлмәт боксчылары – җиңүчеләр
Март азагында Арчада биш көн буена үсмерләр арасында «Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый дәүләт оешмасы ачык беренчелегенә бокс буенча ярышлар барды.
Республикабыз төньягында, Казанка елгасы буенда урнашкан борынгы шәһәр йөздән артык яшь спортчыны үзендә кабул итте. Әлмәт данын «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Виталий» спорт клубы боксчылары яклады. Тренер М. Агазарян шәкертләре лаеклы көрәш үрнәкләре күрсәтеп, алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулый алдылар. Пьедесталның беренче баскычына Виталий Петряков лаек булды. Ул күптән түгел Казанда бокс буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, 25 апрельдә Оренбургта узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукы яулады. Икенче урынны Тәлгать Кормушев белән Меружан Агазаряннар бүлеште. Өченче урында - Ренат Хәйруллин. Безнекеләр яхшы техника һәм физик әзерлек күрсәттеләр. Боксчыларыбызның турнирда катнашуын оештырган өчен «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Виталий» спорт клубы, Татарстанның көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе җитәкчеләренә рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа