Әлмәт башлыгы урынбасарсыз калды
Әлмәт районы башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары кәнәфие бушап калды.
Күп еллар әлеге вазифаларны башкарган Наҗия Хәйдәрова район һәм шәһәр Советларының уртак сессиясендә вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуы турында хәбәр итте. Вакытлыча аның вазифаларын башкару шәһәр башлыгының даими булмаган урынбасары Андрей Зиминга йөкләтелде.
- Иңне иңгә куеп, озак еллар бердәм команда булып хезмәт куйган һәркемгә ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Безнең эшчәнлек шәһәр һәм район халкын имин тормыш белән тәэмин итүгә йөкләтелгән һәм бу бурыч лаеклы башкарыла, - дип сүз алды Наҗия Хәйдәрова. - Минем кебекләр турында «Кайда туган, шунда ярап куйган», дип әйтәләр. Горурланып әйтәм, минем тормыш юлымда укытучыларым бик яхшы булды. Һәммәсенә, мин эшләгән дәвердәге район башлыкларына, Айрат Ринатовичка таяныч, терәк булганнары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин үз чиратында Наҗия Мисбаховнаның фидакарь хезмәтен югары бәяләп, изге теләкләрен җиткерде һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге казанышлары өчен» медален тапшырды.
Сессиядә депутатлар шәһәр һәм район Уставларына, шәһәр һәм район бюджетына, территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертте, контроль-хисап палатасы эшчәнлеген, авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү чараларын тикшерде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов исә тулаем республика күрсәткечләрен мисал итеп китерде һәм әлмәтлеләрнең үз хуҗалыкларын үстерү юнәлешендә актив булуларын, программаларда катнашып, грант, субсидияләрдән файдалануларын теләде. Район башлыгы аның сүзләрен куәтләп, бездә авыл хуҗалыгын үстерүнең мөһим стратегик юнәлеш булуын ассызыклады.
Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Композитор Ренат Хәкимовка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме бирелде. Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны уздыруда актив катнашулары өчен дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы Светлана Васильева һәм «СМП-Нефтегаз» АҖнең персонал белән идарә итү начальнигы Алексей Грушин «Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны уздырудагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа