Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт башлыгы Мәҗит Салихов капиталь ремонт барышыннан әлегә канәгать булмавын белдерде

"Капиталь ремонт барышыннан әлегә канәгать түгелмен" - күпфатирлы йортларны төзекләндерү темплары белән танышканнан соң район башлыгы шундый фикер әйтте.

Рейд вакытында билгеле булганча, бүгенге көндә графиктан алда баручы подрядчылар бар. Шул ук вакытта артта калучылар да юк түгел.

Билгеле булганча, быел 30 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү бара. Әлеге максатларга федераль, республика, җирле казналардан һәм халыктан максатчан җыелган түләүләрдән 267 млн сум акча бирелә. Әлеге сумманың 30 проценты подрядчы оешмалар хисабына җибәрелгән инде. Тик кайберләре әлеге акчаларның хисапка "утырмавы" турында искәртте. Ләкин шуңа да карамастан объектларда эш бара. Капиталь төзелеш программасына кергән утыз йорттан тыш, быел "Татнефть" 8 Март урамы, 4 нче йортны яңартуга акча бүлеп биргән. Әгәр быелгы суммадан экономия булса, 2014 ел программасына кергән йортларга да керешәчәкләр.

Төзекләндерү белән мәшгуль предприятиеләр белән килешүдә объектны тапшыру өчен соңгы срок буларак 15 август күрсәтелгән. Бу вакыт нигездә эшкә соңрак керешкән предприятиеләргә кагыла. Мисал өчен, ел башында төзекләндерү башлаган субподряд оешмаларын, атап әйткәндә, Волгоградская урамындагы 7 а йортына билгеләнгән бригаданы алыштырырга туры килә. Ә алдан башлаганнарга 10 август юнәлеш булачак.

Капиталь төзекләндерү Президентның катгый күзәтүендә. Шуңа күрә Әлмәттә дә таләп югары. Район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләнгән вакытка җитешмәгән очракта подрядчы оешмаларның киләчәктә эш күләме ала алмаячаклары турында кисәтте. Ә подрядчылар нигездә сынау узган предприятиеләр. Республика хөкүмәте шарты буенча төзекләндерүдә төзелеш базарында ким дигәндә 3 ел эшләгәннәр генә сайлана.

Эш барышына килгәндә, бүгенгә Ленин урамы, 74, 119, Заслонов урамы, 6, Чеховтагы 26 а, Гафиятуллиндагы 24, 8 Март урамындагы 23 нче йортларда эш тәмамлану алдында.

Рейд вакытында ачыкланган җитешсезлекләр бер үк төрле дияргә мөмкин: объектларда эшчеләр саны аз, кайда 4, кайда 6 кеше эшли. Шуңа күрә темплар түбән, графикка сыешмыйлар.

Төзекләндерү барышы белән танышканда комиссия кайбер йортларда керү урыннарының канәгатьләнерлек түгеллеген билгеләде. Әлеге җитешсезлек программа акчаларына төзәтеләчәк. Ә беренче катларда урнашкан кибетләр, учреждение-оешмалар аны үз хисапларына төзәтергә тиешләр. Кемнәрдер моның белән риза һәм алар ай саен биләгән квадрат метрларына карап капиталь төзекләндерүгә акча күчерәләр. Әмма бу эштән читтә калырга теләүчеләр дә бар. Ленин урамындагы 2 а йортында капиталь төзекләндерү башлаган "Альянс Строй К" җәмгыяте бинаның беренче катын биләгән сәүдә мәйданнары хуҗасы белән элемтәгә керә алмый. Хәер, уртак эшкә кушылырга теләмәгәннәрнең кибетләрен ябарга да мөмкиннәр.

20 июльгә бөтен торак йортларда да түбә ябылып бетәргә тиеш. Подрядчылар искәртүенчә, эшне катлауландырган тагын бер проблема - ул да булса кабельләр. Көлтә-көлтә асылынып йортның тышкы кыяфәтен бозып торучы линияләрнең хуҗалары ("Таттелеком", "ТатАИСнефть" һ.б. ларны атадылар) төзүчеләрнең гозеренә битараф.

Гадәттә, капиталь төзекләндерүне күз уңында тоткан әлмәтлеләр бу юлы "ишетелмәде". Канәгатьсезлеген бары тик СУ-2 бистәсендәге Волгоградская урамы, 7 а йортына 4 ел элек күчеп килгән Рәшидә Хаҗиева гына җиткерде. Озакка сузылган төзелештән интеккән бу ханымның тәнкыйть уты күбрәк идарәче компаниягә эләкте. Ул ишегалдында юлларның җимереклеге, балалар мәйданчыгы булмау, язгы суларның подвалга тулуы, хезмәт күрсәтүчеләрнең бу проблемаларга игътибар итмәүләрен искәртте.

  • Узган ел кер элү мәйданчыгын "сугышып-талашып" ясаттык, - диде ул йорт каршындагы казыкларга күрсәтеп. Башлык исә идарәче компания җитәкчесенә проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итү ягын карарга "киңәш итте".

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров сүзләренчә, киләсе елга шәһәрдә капиталь төзекләндерү шул ук күләмдә булыр дип фаразлана. Ләкин финанслау схемасы үзгәрәчәк. Монысы шиксез.

Ләйләгөл Минаева

...фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250