Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт башлыгы иртәнге ашка чакыра

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин эшмәкәрләр белән очрашачак.

"Тет-а-тет с главой" дип аталган формаль булмаган аралашу пәнҗешәмбе көнне, 10 ноябрьдә, 9.00 сәгатьтә "iпляж" коворкинг-кафесында бизнес-иртәнге аш форматында узачак.

Катнашырга теләге булган эшмәкәрләрне 9 ноябрьгә 12 сәгатькә кадәр теркәлергә чакыралар. "Регистрация" билгесе куелып uvtpp@bk.ru электрон почтасына җибәрелгән хатта исем-фамилияңне, эшчәнлек төрен, элемтәгә керү өчен мәгълүматларны күрсәтергә кирәк. Урыннар саны чикле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса