Әлмәт банкы исемен үзгәртә
Әлмәтнең «Девон-Кредит» банкы быел көз исемен «Зенит»ка алыштырачак. Татарстанның «Девон-Кредит» банкын федераль «Зенит»ка кушу агымдагы елның сентябрь-октябрендә төгәлләнергә тиеш.
Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.
«Зенит» банк төркеменә дүрт: Спиритбанк (Тула), «Зенит Сочи», Липецккомбанк һәм Әлмәтнең «Девон-Кредит» банкы кушылачак. Якын араларда бу банклар үзәк офисы Мәскәүдә булган бердәм структурага берләштереләчәк. Банк бәяләмәсе буенча, интеграция «Зенит»ка елына 1,5 млрд сумны экономияләү мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа