Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балаларына шатлыклы хәбәр

Тельман урамындагы балалар поликлиникасы заманча матур бинага әверелеп бара.

Поликлиниканың беренче катында балалар һәм әти-әниләр өчен яңа стандарт буенча бөтен уңайлыклар тудырылган. Иң беренче чиратта мәйданны киңәйтү хисабына урын сизелерлек иркенәйгән, мәгълүмат баганасы ясалган, электрон чиратка язылу өчен ике инфомат урнаштырылган, шушында ук кичектергесез ярдәм, анализлар тапшыру кабинетлары, көтеп утыру залы, киенү-чишенү урыны урнашкан. Травматолог бүлмәсе һәм рентген-кабинет та шулай ук беренче катта. Күптән көтелгән лифт урнаштырылып, эксплуатациягә тапшырылган.
Икенче катта профилактика блогы күздә тотылган. Биредә вакцинацияләү үткәрелә, сәламәт бала үзәге, педиатрларның кабул итү бүлмәләре урнашкан.
Өченче катта тар белгечләр - хирург, офтальмолог, кардиолог һәм башкалар кабул итәчәк.
Дүртенче катта участоклар буенча хезмәт күрсәтү службалары эшләячәк.
Балалар поликлиникасында дизайн тулысы белән үзгәртелә, анда өр-яңа җиһазлар урнаштырылачак. Моннан тыш, шәһәрдәге барлык учреждениеләр «Дустанә поликлиника» стандарты буенча эшләячәк. Ә бу чиратлардан арыначакбыз һәм кабул итү шартлары һәркем өчен дә уңайлы булачак дигәнне аңлата. Ремонттан тыш, шәһәрнең барлык медицина учреждениеләрендә дә «Сакчыл поликлиника» системасы буенча укыту кертелә. Балалар поликлиникасында исә ул беренчеләрдән булып гамәлгә куелган да инде. Бу эштә «Татнефть» ААҖнең ярдәме зур.
Поликлиниканы капиталь ремонтлауга 125 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Эшләрне тәмамлап, объектны файдалануга тапшыру срогы 1 сентябрьгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса