Әлмәт балалары лагерьларда ял итә (+фотолар)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк җитәкчелеге балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтлекләрен ныгытуны оештыру өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Республика программаларының берсе шуңа багышланган да. Әлмәттә әлеге программа ничек тормышка ашырыла икән?
Җәй - иң күңелле, сәламәтлекне саф һавада чыныгып ныгытыр чак. Әлбәттә, моның өчен мөмкинлекләр дә булырга тиеш. Бу яктан әлмәтлеләргә кайгырыр урын юк. Балалар һәм яшьләр ялын оештыруга быел безнең районга республика бюджетыннан 25 миллион 743 мең сум акча бүленгән. Май азагында ук шәһәрдә сәләтле балалар өчен профильле сменалар эшли башлады. Шулай ук 38 мәктәп яны лагере да балаларны кабул итте. Без аларның берсендә - 1 нче гимназиядәге "Тамчыкай" лагеренда булдык.



21 көннең һәр сәгате планлаштырылган. Монда сәламәтлекне ныгыту чаралары да, шәһәр һәм предприятиеләр буенча экскурсияләр, төрле бәйгеләр дә каралган. Без килгәндә балаларның бер ишесе медицина күзәтүе уза иде. Өч тапкыр шулай тикшеренәләр икән. 25 нче мәктәпкә бассейнга йөриләр. Инглиз теле, музыка түгәрәкләрендә (лагерьда алты төрле түгәрәк эшли) шөгыльләнүчеләргә, табигый материалдан әзерләнгән киемнәр модасына әзерләнүчеләргә дә тап булдык. Быел лагерь күршедәге 2 нче лицей балаларын да сыендырган. Гимназиядә хезмәт һәм ял лагере да эшли булып чыкты. Сүз уңаенда, быел районда шундый 36 лагерь оештырыла. Мәктәп яны лагерьларында барлыгы 4 меңләп укучы җәйге ялларын әнә шулай файдалы үткәрә.

.jpg)




Ә менә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге каршындагы 120 баланы берләштергән "Карусель" лагере сменасы "конфет шәһәрчегендә" яши. Үзләренең предприятиеләре, музейлары, мәктәпләре бар. Шәһәрдә яшәгәч, юлда йөрү кагыйдәләрен дә белергә кирәк. Без "Карусель"дә кунакта булган көн аларның "станцияләрдә тукталып", белемнәрен камилләштерүгә багышланган иде. Лагерьга йөрергә теләүчеләрнең күплеге аңлашыла - шулай ук күңелле һәм файдалы ял. Димәк, әти-әниләр тыныч күңел белән эшли ала.
"Татнефть" компаниясе карамагындагы балаларны сәламәтләндерү лагерьларының унөче дә дүрт сменада эшли. Аларда бер сменага 2500 дән артык бала ял итә. Яшәү һәм ял итү шартлары искиткеч. Без күптән түгел генә бу хакта язып чыккан идек. "Юность", "Солнечный"дагы кебек биналары, уңайлыклар булмаса да, "Березка" муниципаль сәламәтләндерү комплексында ял итүчеләр дә зарланмады. Балалар урман кырыйларына тезелеп киткән вагоннарда яши. Юынгычлар, бәдрәфләр, душ урамда, телевизор, компьютерлар юк. 4 сменаның һәркайсы төрле юнәлештә эшли. Быел беренче сменада кадет сыйныфларында белем алучы 60 бала ял итә. Аларны булачак туристлар, аннан яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр, соңгы сменада "Форпост" иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары алыштырачак.
Комплекс директоры Тамара Белышева билгеләп үткәнчә, биредә әти-әниләр өчен путевка бәясе бик арзан - 1800 сум. Бу көненә алты тапкыр тукланып, 18 көн ял итүгә. Чыгымнарның калганын балаларның ял һәм сәламәтләндерүен оештыру программасы нигезендә республика һәм җирле бюджет күтәрә. Путевка бирүдә өстенлек иң беренче чиратта социаль яктан якланмаган гаилә балаларына каралган.
- Лагерьдагы шартлар балаларны куркытмый, киресенчә, ял итәргә теләүчеләр күп булды. Монда урман эче, саф һава, тәмле ашаталар, тәҗрибәле педагоглар. Лагерьны киңәйтеп, ял итүчеләр санын арттырырга иде, - диде смена начальнигы Ирина Беляева. - Мин 21 нче мәктәптә директор урынбасары булып эшлим. Кадетлар сменасы биредә 2007 елдан бирле оештырыла. Безнең кадетлар уку елы дәвамында хәрби эш теориясен өйрәнә. Ә биредә практика узалар.


Без, журналистларга кадетлар сменасы армия булып тоелды. Балалар мылтык сүтеп җыялар, аталар, окоп казыйлар, мина куялар, бауда асылынып йөриләр, элмәкләр ясыйлар, үзләрен төрлечә чыныктыралар, медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәнәләр. Монда отрядлар юк, взвод, командир һәм шундый хәрби терминнар гына. Кырыс армия шарты булса да, балалар өйләрен сагынмый, мөмкин булса, барлык сменаларда да калыр идек, диләр.
Индира Хәлиуллина, 15 яшь:
- Мин "Березка"да беренче тапкыр ял итәм. Бик ошый. Яшәү шартлары да әйбәт. Әйе, күнегүләр бөтен кешегә дә җиңел бирелми. Кызлар күп түгел монда. Мин кадет сыйныфын тәмамлагач, кызлар өчен хәрби университетка керергә хыялланам.
Артур Детистов, 16 яшь:
- Мин кадет түгел, 7 нче мәктәптә укыйм. "Березка"га быел 6 нчы тапкыр ял итәргә килдем. Хәрби-гамәли спорт белән шөгыльләнәм. Лагерьда интернет юклыгы, шартларның авылдагы кебек булуы һич кенә дә борчымый. Сәламәтлекне, характерны чыныктыру өчен иң шәп урын бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia