Әлмәт балалары кайда ял итәр?
Җәй җитеп, каникуллар башлануга ата-аналар борчуга кала: балаларны кая җибәрергә, ничек ялларын күңелле дә, куркынычсыз да итәргә?
Шөкер, бу яктан нефтьчеләр төбәгендә яшәүчеләр бәхетле. Чөнки «Татнефть» ААҖ балансында 13 балалар сәламәтләндерү лагере бар, шуларның өчесе Әлмәт районында урнашкан.
Искиткеч матур табигать почмагында 2556 урынга 13 балалар сәламәтләндерү лагеры бар һәм ел да урыннар саны арттырыла. Мәсәлән, узган ел барлыгы 10 меңнән артык балага лагерьларда ял итү бәхете елмайса, андыйлар саны быел тагын да артырга тиеш. Чөнки «Факел», «Солнечный», «Дружба» лагерьларында тагын өстәмә корпуслар төзелгән.
Нефтьче балалары гына түгел, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең нарасыйлары да кайгыртулы. Ел да юлламаларга 50 % ташлама белән бюджетниклар балалары да ял итеп кайта. Быел шундый 360 сабыйга юллама бирелгән.
Балаларның лагерьлардагы ялларын оештыру турыдан-туры «Татнефть» ААҖ профсоюз оешмасы катнашында тормышка аша. Җәйге каникуллар алдыннан лагерьлар администрациясе һәм профсоюз комитеты комиссиясе барлык лагерьларның җәйге ялларга әзерлекләрен тикшерә. Бу укучыларның ялын югары дәрәҗәдә уздырырга һәм куркынычсыз итәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа