Әлмәт балалары автомәктәп белән танышты
"Җәяүлегә дә, пассажирга да җиңел түгел" дип аталган иминлек айлыгы кысаларында "Золушка" балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре һәм ата-аналары белән бергәләп РОСТО ДОСААФ автомәктәбенә сәфәр кылды.
Балаларның һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләренә игътибар арттыру, күңелләренә саклык чараларын сеңдерү - бу чараның максаты.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, хәрби-гамәли осталыкка өйрәтү һәм автомобиль төзелеше классларын күрсәттеләр.
Машина йөртү буенча махсус җиһазланган класста балаларга да, ата-аналарга да йөртү осталыгын сынап карау мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа