Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт авыллары күңел ача

Бәйрәмнәр шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә бара.

Аппаково авылында яшәүчеләр Яблочный Спасс бәйрәмен билгеләп үттеләр. Әлеге көн элек-электән җәйнең иң төп бәйрәме булып саналган. Яңа уңыш бәйрәмен аппаклылар үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты, күңелле бәйгеләр белән уздырды.
«Бай тарихлы Мәмәтем» дип исемләнгән авыл бәйрәме дә күп кеше катнашында оештырылды. Мәмәт авылында яшәүчеләрне һәм кунакларны зур самавырдан чәй белән сыйладылар, бал һәм кул эшләре күргәзмәсе дә һәркемдә кызыксыну уятты. Нәдердә исә «Авылым урамнары» бәйрәме үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса