Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт авыл хуҗалыгы предприятиеләре запасларын барларга тиеш

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә.

Аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламаларның бәяләре арта башлаган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аммиак селитрасы 10 процентка арткан. Әгәр җәй бу ашламаның тоннасын 12,2 мең сумга сатып алып булса, хәзер - 13,7 мең сум. "Менделеевск-азот" ҖЧҖдә белдерүләренчә, бәяләр, чимал бәясе арту сәбәпле, күтәрелгән.

Татарстанны катлаулы ашламалар белән тәэмин итә торган Россия җитештерүчеләре белдергәнчә, язгы кыр эшләре кампаниясенә минераль ашламалар шактый артачак. Моның белән бәйле рәвештә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә хатлар җибәрелгән. Аграр ведомство товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса