Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт авиамодельчеләренә көч биреп торыйк, дуслар!

Дөрес, аларның әле очу таныклыклары юк, шулай да нәни әлмәтлеләр сер бирмәскә тиеш.

Сүз булачак инженерлар турында. Бу минутларда шәһәребезнең 4 нче урта мәктәбе базасында авиамодельләштерү буенча республика ярышлары бара. Анда Татарстанның 13 командасы ярыша. 8-14 яшьлек мәктәп укучылары үз спорт төрендә иң көчлене билгеләү өчен Азнакай, Алексеевск, Нурлат, Яр Чаллы, Лениногорск, Мамадыш, Кукмара, Ютазыдан килгәннәр. Көн дәвамында аларга очу озынлыгы һәм төгәллеге буенча көч сынашырга туры киләчәк. Әлмәтне бу ярышларда "Яшь техниклар станциясе" командасы тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса