Әлмәт 43 нче урында гына
"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле" - сөекле шагыйребез Габдулла Тукай ана телебезнең бөеклеген, әһәмиятен әнә шулай кадерләп, иркәләп атаган. Ләкин Әлмәттә бу сүзләр җырда гына җырлана, чынлыкта исә хәл бик шәптән түгел икән. Районда Татарстанның дәүләт телләре турындагы законы үтәлеше иҗтимагый совет утырышында да тикшерелде.
Әти-әниләр каршы
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бик еш кына татар телендә чаралар уздырыла. Без алар хакында яктырып, сөйләп барырга тырышабыз, нәниләрнең матур итеп татарча шигырь сөйләү-җырлауларына сокланып кайтабыз. Әмма Әлмәт балаларга татар телен укыту буенча республикада 43 нче урында икән, иң азаккы дисәң дә була - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әлмәттәге оешмасы әгъзасы Рәфкать Шаһиев утырышта чыгыш ясап әнә шундый сан китерде. Ике дәүләт теле турындагы закон күп җирдә үтәлми.
- 90 нчы елларда калабызда бу уңайдан максатчан эш башланган иде. Алтакталар, игъланнар барысы да ике телдә язылды, җәмәгать транспортында да тукталышлар исеме рус һәм татар телләрендә яңгырады. Предприятие-оешмаларда татар теленә өйрәтү буенча курслар эшләде. Бүген бу эшләрнең барысы да туктады. Казанда хәзер бу эшне яңадан торгыздылар, бездә дә бөтен оешмаларны тикшерергә иде. Аның нәтиҗәсе буенча план төзергә кирәк. 43 нче урын безне бизәми. Хәтта руслар күп яшәгән төбәкләр дә бездән алда тора бит. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрми торып, күркәм нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак, - дип борчылуын белдерде Рәфкать Шаһиев.
Чыгышта 60 тан артык милләт яшәгән нефтьчеләр башкаласында Халыклар дуслыгы йорты тизрәк ачылсын иде дигән теләк тә яңгырады.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Людмила Крафто татар телен 10 меңнән артык бала өйрәнүен әйтте. Әлбәттә, иң беренче чиратта гаиләдә туган телгә караш үзгә булырга тиеш. Әти-әниләр балалары белән ана телендә аралашканда, аларга туган телне белергә кирәклеген иңдергәндә бүгенге проблемалар тумаячак. Әлегә киресе күзәтелә. Людмила Кравко ата-аналарның балаларын татар төркеменнән алып, рус төркеменә күчерүләрен сорап килүләрен дә яшермәде. Һәм бу бер генә очрак түгел.
- Без бу проблема өстендә эшлибез. Әти-әниләрне нигездә татар балалары өчен уку программасының катлаулырак булуы, БДИларны рус телендә тапшыру кирәклеге дә куркыта. Аннан югары уку йортларында да уку рус телендә алып барыла, - диде ул.
Бу урында бәхәсләшәсе дә килә. Татар теле дәресләренә йөреп кенә һич кенә дә рус теле онытылмый, әлбәттә. Туган телне белү югары белем алырга да, җитәкче урыннарны биләргә дә комачау итми, үзебезнең республика җитәкчеләренә генә күз салыйк. Элекке һәм хәзерге Президентларның икесе дә туган телләрендә белем алган авыл балалары. Мисалларны күп китерергә була. Ә менә уку системасында булган проблемалар белән килешми мөмкин түгел. Бүген ул камилләштерүне таләп итә. Ничә ел буе татар теле дәресләренә йөреп тә, һаман да сөйләшә алмаучы укучылар аз түгел.
Чит ил кешеләре - контрольдә
Иҗтимагый совет утырышында Әлмәттә яшәүче чит ил кешеләре турында да сүз барды. Миграция хезмәте идарәсе бүлеге начальнигы Илдар Гобәев хәбәр иткәнчә, бүген бездә 929 чит ил кешесе исәпкә куелган. Шуларның 413 е биредә булу вакытларын озайтуны сорап мөрәҗәгать иткән. Чит илдән килүчеләргә элек 1 ел яшәргә рөхсәт ителсә, хәзер ул 90 тәүлеккә калдырылган. Әлмәттән 22 кеше суд карары белән илдән җибәрелгән. Билгеләп үтелгәнчә, чит ил гражданнары арасында хезмәт закончалыгын бозучылар да бар. Хәзер бу очракта алар гына түгел, эш бирүчеләр дә җаваплылыкка тартыла икән. Җитәкчеләргә 2 миллион сумга кадәр штраф яный. Илдар Гобәев апрель-май айларында чит илдән күпләп килә башлаячакларын да ассызыклады. Авыл җирлекләре башлыкларына да игътибарны көчәйтергә туры килә. Чөнки беркайда да теркәлмичә генә яшәүчеләр шәһәрдә генә түгел, торак пунктларда да байтак.
- "Резина" фатирларны ачыклау буенча эш алып барабыз. Быел гына да 6 эш кузгаттык, - дип сүзне дәвам итте җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы вазифаларын башкаручы подполковник Инсаф Сөнгатуллин.
Вакытлыча теркәүләренең булмавы чит ил гражданнарына балаларын мәктәпкә урнаштыруга комачаулык итә. Алар 2, 5, 7 нче мәктәпләр, 1 һәм 2 нче лицей, 1 нче гимназиядән кала барлык мәктәпләрдә дә белем алалар. 16 һәм 24 нче мәктәптә якшәмбе мәктәпләре эшли. Балаларның тиешле яшькә җиткәч паспортлары да булырга тиеш. Чөкни БДИ биргәндә укучы турындагы мәгълүмат базага кертелә.
Иҗтимагый совет утырышында милләтара мөнәсәбәтләр, 2016-2019 елларга кадәр районда мәдәният үсеше программасы турындагы һәм башка сораулар да тикшерелде, алар буенча карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia