Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләлә апа Терешкова белән аралашкан

Галәм киңлекләрен иңләгән беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова белән күзгә-күз очрашып аралашу бәхетенә ирешкәннәр арасында әлмәтленең дә барлыгын белә идегезме?

Моннан күп еллар элек Советлар Союзы Герое белән күрешү өчен Мәмәт авылында гомер кичерүче Ләлә Вәлиева тиз арада җыена да Ярославльгә үк (!) чыгып китә.
Бүген бу хактагы хатирәләрен барлаганда, Ләлә апаның күңеленә тынгы бирмәүче сәбәпләр дә бар. Бу темага сүз кату белән әңгәмәдәшем уфтанып:
- Эх, Терешкова белән төшкән фотоларым әрәм булды. Бервакыт әлмәтлеләр энциклопедия язу теләге белән янып йөргәндә, минем әнә шул фотоларымны «бик тарихи әһәмияткә ия болар» дип алып киттеләр дә кире кайтармадылар, - дип сызланып сөйли башлады Ләлә апа. - Алар төркемендәге Гали Нуретдинов исемлесенә биргән идем. Үзе вафат булды инде, гаиләсе белән элемтәгә кереп карадым, ярдәм итә алмадылар. Бәлки фотоларым кемдә дә булса сакланадыр, кайтарып бирсәләр бик рәхмәтле булыр идем. Бигрәкләр матур иде алар. Валентина Терешкова үзенә килешле чәчәкле күлмәктән, башына пионерлар ромашкадан үреп кидергән таҗдан... Бик кадерле ядкарь иде дә бит...
Әлбәттә, кадерле! Дөньякүләм танылган тарихи шәхес белән янәшә басып тору гына да ни тора! Ә йөрәк түрендә сакланган истәлекләре белән Ләлә апа берчә дулкынланып, берчә горурланып уртаклаша.
- Алабуга педагогия институтында дүртенче курста укыган елларым иде. Безгә әнинең абыйсының малае Әмир абый Ярославльдән кайтып төште. Ул рәссам, Ярославль сәнгать училищесында укыта иде. Кунакка килүенең сәбәбе - мине Ярославльгә алып китү. Абый озын-озакка сузмады, шәһәргә Валентина Терешкованың киләсен әйтеп, очрашуга барырга теләвен җиткерде һәм без җыендык та юлга кузгалдык, - дип хәтер яңарта Ләлә апа.
Әлеге очрашуда шулай ук космонавтлар Валерий Быковский һәм Андриян Николаев та катнаша. Бу көнне Ярославль халкы бәйрәм итә, шәһәр үзәгендә зур митинг уза. Аннан соң кунакларны Орджоникидзе исемендәге пионер лагерена балалар белән очрашуга алып баралар. Пионерлар Терешкованың муенына кызыл галстук бәйли һәм башына таҗ кидерә. Нәкъ биредә безнең Ләлә апа аның белән фотога төшкән була да инде.
- Очрашу бер сәгать чамасы барды. Очучыларның космос турында сөйләүләрен йотлыгып тыңладык. Безгә гомергә күрү мөмкинлеге тәтемәячәк галәмне үз күзләре белән күреп кайткан шәхесләр белән менә шулай якыннан аралашу гомергә онытылмаслык хисләр уятты. Очрашудан соң кунаклар Мәскәүгә очты.
Тагын бер тарихи мәгълүмат. Ләлә апаның абыйсы Әмир Мәҗитов Ярославльдә Валентина Терешкова белән бер йортта яшәгән. Рәссамны бәлки әнә шул да илһамландырып, искиткеч картиналар тудырырга этәргәндер. Билгеле ки, Әмир әфәнде бик күп иҗат җимешен космонавт ханымга багышлаган. Аның Терешкованы төшергән бер генә нөсхәдәге открыткасы исә Ләлә апада саклана.
Ярославльдәге әлеге йортның нигезе тылсымлы булгандыр ахры, аны танылган шәхесләр йорты дип атасаң да артык булмас. Әмир Мәҗитов та исеме тарихта уелып калган көчле рәссам була. Аның исемендәге музей башкалабыз Казанда урын алган.
45 ел буена укытучы булып эшләгән һәм кечкенә генә мәгълүматның да зур көчкә ия булуын аңлаган Ләлә апаның һәр сүзе, истәлеге - кадерле ядкарь. Ә шулай да якташыбызның Валентина Терешкова белән төшкән фотосы табылыр һәм үз иясенә әйләнеп кайтыр дип ышанабыз. Үз чиратыбызда без аны газета укучыларга да тәкъдим итәчәкбез.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса