Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр компьютерны өйрәнә

Интернет тормышыбызга көннән-көн үтеп керә бара. Күп кенә белешмәләрне, сорауларга җавапларны өйдән чыкмый гына алырга мөмкин булуы, кабул ителүләргә һәм башка хезмәт күрсәтүләргә компьютер аша гына язылулар бик уңайлы. Әлбәттә, моның өчен замана "машинасы" белән идарә итә белергә дә кирәк.

Өлкәннәр дә бу уңайлыклардан файдалана алсын өчен 1 гыйнвардан республикада "Интернет-озын гомер" проекты старт алды.

Әлеге проект кысаларында пенсионерларны һәм якын арада пенсиягә чыгарга әзерләнүчеләрне компьютер грамотасына өйрәтәчәкләр. Әлмәт мәшгульлек үзәге дә 1 гыйнвардан өлкәннәр һәм пенсия яшенә җитеп килгән эшсезләр өчен семинарлар оештыра башлады. Үзәк биргән мәгълүматларга караганда, 22 мартка 621 пенсионер компьютер нигезләрен өйрәнергә теләк белдергән. Семинарга 514 кеше җибәрелгән. Февраль аенда аларның 90 ы укырга керешкән. Компьютер грамотасына өйрәнү 11, 20, 24 нче урта мәктәпләр, "ТИСБИ" идарәсе университетының Әлмәт филиалында оештырылган. Ә инде март аенда 23 уку йортында алып барылган семинарларда 424 пенсионер компьютер артына утырган.
Һәрбер семинарның дәвамлылыгы кимендә 72 академик сәгать тәшкил итә. Программага персональ компьютер турында мәгълүматлар бирү, Интернет челтәре, электрон почта белән эшләү, WINDOWS системасында эшләүнең һәм Microsoft Wordтан, MS Excel таблица процессорыннан файдалануның төп принциплары белән таныштыру кертелгән. Уку барышында шулай ук түләү терминалларыннан, электрон формада дәүләт хезмәтләреннән ничек кулланырга кирәклеге дә өйрәтелә. Март азагында семинарга тагын 36 кеше җибәрелде.
И.Апачаева.

Г.Гыйззәтуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250