Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендар шәхес Васыйл Хуҗахмәтовне котладылар [+ФОТОЛАР]

Озак еллар Әлмәт ветераннар советы рәисе булып торган, заманында төрле җитәкче урыннарда эшләгән Васыйл Фатыйхович Хуҗахмәтов 10 апрельдә үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Аны юбилее белән котларга бихисап кунаклар, район, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге, республика ветераннар советы рәисе һәм башкалар килгән иде. Әлмәтнең мактаулы гражданины Васыйл Фатыйхович адресына бу көнне бик күп мактау, рәхмәт сүзләре яңгырады. Кабатланмас шәхес, легенда, диделәр аның турында бертавыштан.
Октябрьск районындагы Иске Ерыклы авылында туган Васыйл Хуҗахмәтовка тормыш җиңел бирелми. Йортлары янып, гаиләләре белән Нурлатка күченергә туры килә. Аннан сугыш еллары. Башта әтисен фронтка озата, бер елдан соң абыйсы да сугышка китте. Әнисе өч бала белән берүзе кала. Әтисенең дә, абыйсының да яу кырында ятып калуы турындагы өчпочмаклы хат килә. 1944 елда гаиләдә калган бердәнбер ир-атны - Васыйлны да елый-елый озата ана. Суслонгердан соң 7 ел Тын океан флотының хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышчан гамәлләрдә, Төньяк Корея портларын дошманнан азат итүдә катнаша. Армиядән кайткач ул партия-комсомол эшенә чума. 1965 елда Әлмәт район башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Васыйл Фатыйхович бу вазыйфада 12 ел эшли. Шушы чорда район колхозларында шикәр чөгендере эшкәртү технологиясе үзләштерелә. Әлмәтлеләр Татарстанда беренчеләрдән булып Колшәрип авылында кошчылып фабрикасы төзиләр, Рус Акташы, Югары Акташ авылларында дуңгызчылык тармагы җәелдерелә. Социаль объектлар да пәйда була бу елларда. Васыйл Фатыйхович әнә шул рәвешчә район үсешенә зур эз калдырып, аның елъязмасына исеме зур хәрефләр белән язылган шәхесләрнең берсе.
1976 елдан ул "Татнефтестрой" берләшмәсе начальнигының кадрлар һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли. Тормышының 15 елы биредә уза.
"Татгазсельстрой" генераль директорының урынбасары буларак Васыйл Фатыйховичка республиканың торак пунктларын газ белән тәэмин итүдә дә катнаша. 1999 елда аны шәһәр һәм ветераннар советы рәисе итеп сайлыйлар. Беренче тапкыр хакимият белән ветераннар арасында килешү төзелә, сугыш каһарманнары коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат ителә. Эш урыннарсыз калган ветераннар ТОСМСларга беркетелә. 89 яшенә кадәр ветераннар мәнфәгатен кайгыртып яши ул. Фидакарь хезмәте хөкүмәтебезнең дәрәҗәле бүләкләре белән билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса