Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лагерьлар фестивале Баулыда гөрләде [+ФОТОЛАР]

«Татнефть» компаниясенә караган балалар сәламәтләндерү лагерьларының ХХI фестивале быел Баулы җирлегендә узды. Аны «Баулынефть» нефть һәм газ чыгару оешмасының 70 еллык юбилеена багышладылар.

«Татнефть» ААҖ бүлекчәләре карамагындагы балалар сәламәтләндерү лагерьларының фестивале барлык лагерьларны берләштерә торган зур бәйрәм ул. Меңнән артык бала катнашында күңелле сабантуй һәм ял бәйрәме шушы көннәрдә «Баулынефть» идарәсенә караган «Иволга» лагерыннан ерак түгел шәһәрнең «Нефтьче» спорткомплексында узды. Дәртле җырларга, күңелле биюләргә, спорт ярышларына, викториналар һәм рәсем күргәзмәләренә бай бу чараны карарга хәтта күрше-тирә төбәкләрдән гаиләләре белән килүчеләр дә булды.

Быелгы фестиваль башка еллар белән чагыштырганда үзгә һәм кызыклырак узды. Яшьләр дә активлашып яңа номерлары белән шаккаттыра алды. Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан һәр команда кино, зәңгәр экраннар белән бәйле чыгышлар тәкъдим итте. Спорт ярышларында да яшьләр сынатмады, һәр эстафетада актив катнашты.

Иң яхшы лагерьларны бүләкләү, башкаларга үрнәк итеп кую да гадәттә нәкъ шушы фестивальдә була. Быел эстетик яктан бизәлгән һәм төзекләндерелгән иң яхшы лагерь дип « Елховнефть» идарәсенә караган «Солнечный» лагеры танылды. «Юность» («Әлмәтнефть» идарәсе) һәм «Дружба» («Җәлилнефть» идарәсе) лагерлары иң яхшы лагерьлар бәйгесендә өченче һәм икенче урыннарны алды. Ә быел беренче урын «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең « Чайка» лагерына бирелде. Барлык лагерьлар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса