Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Кызганыч... Әлмәттә дә бүген аварияләр теркәлде

Татарстанда һава торышына бәйле рәвештә автомобильләрне олы юлга чыгарудан тыймакчылар. Муниципаль берәмлекләр бу хакта кисәткән хакимият телеграммасы алдылар.

Бозлы яңгыр нәтиҗәсендә бүген республика юлларында чын-чынлап мәшхәр купты. Әледән-әле аварияләр, күңелсез юл-транспорт һәлакәтләре хакында хәбәрләр килеп кенә тора. Бу уңайдан иртәдән үк ЮХИДИ бүлекләре җитәкчеләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга чакырды. Күптән түгел генә алынган хөкүмәт телеграммасында да һава торышы уңай якка үзгәргәнче автобусларны, мәктәп укучыларын йөртә торган автотранспорт һәм авыр йөк машиналарын шәһәр арасындагы юлларга чыгаруны тыя.
Әлмәт ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча әлеге минутларга бүлектә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, иминият компанияләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 22 гә җитә. Бәхеткә, үлем-китем юк.
Республиканың Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, бозлавык төнлә дә, иртәгә иртән дә сакланырга мөмкин. Юлларда сак булыгыз.

ФОТОДА: Кәләй юлындагы бәхетсезлек очрагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса