Җәмгыять
Кыш китәргә ашыкмый: 20 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республика районнарында урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 7-12, аязган вакытта - 17 градуска кадәр салкынайта. Көндез 3-8градус салкын булачак.
16 мартка каршы төндә явым-төшем күзәтелми, томан төшү ихтималы саклана. Һава температурасы 9-14, аязганда 15-20 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса