Куркыныч диагноз куелган хатын чокырда тәүлектән артык ярдәм көтеп яткан
Кичә 13 сәгатьләр тирәсендә бердәм ярдәм чакыру номерына өлкән яшьләрдәге хатын шалтыратып баш мие шеше белән интегүче 42 яшьлек кызының өенә катмавы турында хәбәр иткән.
Ул 11 сәгатьтә "Черемушки" дип исемләнгән бакчалык ширкатенә чыгып киткән була.
Коткаручылар көне буе эзләнү эшләре алып бара. Хатынны икенче көнне иртәнге 6 ларда чокырда табалар.
Нәтиҗәдә, ул көчле өшү билгеләре белән Чаллының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кулына тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа