Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Илгизә [+ФОТО]

Ир-атныкы саналып та, күптән инде гүзәл ханымнар һәм туташлар буйсындырган һөнәрләр күп бездә.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәмгә әверелдергән революционер ханымнар ике җенес вәкилләренең хокукларын тигезләп кенә калмады, ә бәлки шуларга өстәп көчле затларның бурыч-вазифаларын да өеп бирде. Хәзер инде хатын-кызлар заводларда корыч коеп, тимер атларга гына утырып элдереп калмый, ә шул атларда җилдергән кагыйдә бозучыларны тәрбияли дә башлады! Язмамның героинясы - Әлмәт ЮХИДИ идарәсе инспекторы, өлкән лейтенант Илгизә Курамшина.

Таныш түгел елмаючы

Илгизәнең эше юл хәрәкәте иминлеге инспекциясендә хезмәт итүче күп кенә ир-ат инспекторларныкы кебек үк - акка кара белән язылган иминлек кануннарының үтәлешен тәэмин итү, кагыйдә бозучыларны тоткарлау, кисәтү яисә штраф салу, профилактик эшчәнлек алып бару һәм шул сәбәпле тәртип булдыру. Елның суык фасылында хәрби формадан басып торган Илгизәне ир-атмы, хатын-кызмы икәнен аңламаска да мөмкинсең. Бары тик зәңгәрсу бүрегеннән һич кенә дә тыңларга теләмичә тышка ургылган куе чәчләре һәм бернинди ирләр костюмы да яшерә алмаган гәүдәсенең сылулыгы гына бераз "сата". Һәрвакыт эш белән мәшгуль Илгизә яныннан узып киткән саен кычкырып сәламлисе яисә шаян егетләр кебек автомобиль сигналы төймәсенә басасы килә! Әмма шүрләтә, тәртип сагында торган хакимият вәкиле бит әле ул!

Үзем язып утырам, үзем уйланам: Илгизә белән танышлыгым каян башланды соң әле? Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә эш йөртә торган пропаганда бүлегендә кисешкәләде бугай юлларыбыз. Буй-сыны подиумга басып мода күрсәтүче туташларныкы кебек, тулышкан иреннәре чия төсле, яшел күзләре нур чәчеп, кояш "үпкән" битләрен аерата мөлаем, күңелгә ятышлы итә. Бервакытта да артык сүз сөйләмәс, кычкырып көлмәс, сорауларыңа сабыр гына җавап бирер дә күңелгә бигрәк тә ятышлы итеп елмаеп китеп тә барыр. Ә менә узган ел "Автоледи" бәйгесенә катнашкан чорда оештыру ягыннан җаваплы булган Илгизә үзенең тәвәккәллеге, ярдәмчеллеге белән тагы бер кабат үзенә гашыйк итте дә куйды.

Ир-атлар риваять итеп сөйли

Берзаман Совет урамыннан ирем белән узып барабыз. Илгизә һәрвакыттагыча постта. Гүзәл ханым-туташларны исеннән үк сизүчән очлы күзле ирем шунда ук җанланып китте.

- Карале, әллә кыз-хатын инде бу инспектор? Әлмәт шоферларының дәһшәте шул микәнни?! - ди бу.

Кычкырып көлеп тә җибәрдем, Илгизәне белүемне сиздермәскә тырышып, ир-атлар арасында таралган риваятьләрне сораштырырга да керештем. Баксаң, күп кенә автомобиль йөртүче көчле затлар инспектор Илгизәдән курка, халык арасында аның сатылмый торган, гадел, ләкин бик кырыс дигән даны таралган. Бусы инде хатын-кыз буларак та, Илгизәне азмы-күпме белгән кеше буларак та бары тик горурлык хисе генә уятты. Афәрин, кызый!

"Ялгыш кына килеп эләктем"

Үзенең ЮХИДИ идарәсендә эшли башлавының сәбәбен инспектор Курамшина шулай аңлатты. Белеме буенча юрист булган ике малай әнисе мәшгульлек үзәгендә учетта торган чагында идарәгә ирекле хезмәткәрләр кирәк була. Шулай итеп 2006 елда ул идарәнең пропаганда бүлегенә килеп керә. Өч елдан соң аттестация узып погоннар тага. Кызлары Алия туганчы Илгизә ЮХИДИ идарәсендә эшләгән башка хатын-кызлар кебек үк күбрәк офис буенча хезмәт итә, ә инде узган елның көзеннән юлларда тәртип урнаштыра башлый.

- Төрле хәлләр булгалый, төрле кешеләр очрый. Эшеңнең иң авыры ни? - дип сорыйм.

- Иң авыры юл-транспорт һәлакатенә чыгу, бигрәк тә үлем-китем булган чагында. Әни кеше буларак балаларның имгәнүен яки һәлак булуын кичерү авыр. Тик эшең шул булгач, түзәргә кала... - ди ул.

Аңа чәчәкләр бүләк итәләр

Илгизә сүзләренә караганда, ир-атлар коллективында аңа җил-яңгыр тидермиләр, юлларда кизү торганда да өшетмәскә-туңдырмаска тырышалар. Күзәтүчәнлеге холкына сеңгән ханым шул ук вакытта автомобиль йөртүче хатын-кызлар һәм ир-атларның үз-үзләрен тотышын да өйрәнергә ярата.

- Хатын-кызлар, табигате белән йомшак булгангамы, кисәтүне дә тыныч кабул итә, кагыйдә бозган очракта хаксызлыгын да таный. Ә менә ир-атларның төрлесе була, инспектор түгел, хатын-кыз итеп кабул итәләр. Кайсыдыр тавышланырга да күп сорамый. Еш кына "Ниһаять, туктаттыгыз, гел танышасы килә иде үзегез белән" дип тә мөрәҗәгать итәләр. Ә бервакыт һөнәри бәйрәмебез көнне документларын тикшерүне максат итеп туктаткан бер ир кочагы белән чәчәк бәйләме бүләк итте. Көтелмәгәнчә килеп чыкты, югалып кала яздым хәтта, - ди Илгизә.

Меңнәрнең телендә, берәүнең йөрәгендә

Илгизәнең гаилә хәле дә кызыксындырмый калмады, әлбәттә. Кызыгучы ирләрне сагышландырырга ашыгам: Илгизәбез кияүдә. Ире Дамир куркынычсызлык хезмәткәре. Олы уллары Айдар булачак табиб, уртанчылары Данил - мәктәп укучысы, төпчекләре Алия әле бакчага йөри. Хезмәттә чагында да мөлаем хатын-кыз һәм кайгыртучан әни булып кала белгән Илгизә өчен якыннары белән узган һәр мизгел кадерле. Шуңа да ул бәйрәм алдыннан Әлмәт хатын-кызларына теләкләрен җиткерергә ашыга:

- Сөяргә һәм сөелергә язсын! Иң мөһиме, юлларда сак булыгыз!

Рәдифә НОГМАНОВА

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса