Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәрәзле телефоннар күз яман шешенә китерергә мөмкин

Күпләр өчен карават янында төнгә кәрәзле телефон калдыру гадәти эш.

Тәүлек буе элемтәдә буласы килү, иртән уянгач та телефонны янда күрәсе килү теләге белән аңлатыла бу. Замана яшьләре дуслары җибәргән хәбәрне вакытында укый алмаса, дөньялары беткәндәй хис итә үзләрен.
Галимнәр фикеренчә, кәрәзле телефоннардан таралган электромагнит дулкыннар кешенең сәламәтлеге өчен бик зарарлы. Шактый күп авыруларның сәбәбе телефоннан аерыла алмау белән бәйле дип раслана. Моннан тыш, балага уза алмау куркынычы да бар.
Телефоннарны даими рәвештә кул астында тоту эзсез узмый, беренче чиратта ул күрү сәләтенә төзәлмәслек зур зыян сала. Кайбер очракларда күзләр яман шешенә дә китерергә мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса