Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Крылья Советов» паркында "Балкыш" фестиваленең гала-концерты узачак

"Балкыш" чарасы 20 августта булачак.

20 августта 11.00 сәгатьтә "Крылья Советов" паркында  ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестиваленең гала-концерты узачак.
Казанлылар артистларның чыгышларын шулай ук ТРның «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә дә карый алачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүгә багышланган, дип хәбәр итә ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, Казанга «хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Татарстан башкаласыннан тыш, әлеге исемгә Россиянең тагын 19 шәһәре лаек булды. "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен алуда Казан өчен 2 млн 400 мең имза җыелган. Гаризаны Казан халкы, республика башкаласының ветераннар оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре генә түгел, ә Татарстан халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит илләрнең барлык татар мәдәни үзәкләре дә хуплады.

Гала-концерт онлайн-трансляция форматында узачак, аны карау өчен 20 августта 11.00 сәгатьтә бу сылтама буенча күчегез.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, шулай ук ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы катнашачак.
Элемтә өчен җаваплы зат – Мөхәммәдкәримова Динара Эдуард кызы 8(919) 624-99-97.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса