Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләр күршеләренең корты чагудан зарлана. Нишләргә?

Яз җитү белән авылларда яшәүчеләрдән янәдән зарланулар керә башлады.

«Күршеләребез умарта тота, һич кенә дә ни бакчага, ни ишегалдына чыга алмыйбыз, балаларның гомере өйдә уза - корт чага. Сүзгә дә кереп беттек инде. Шәхси каралты-кураларында умарта асраучыларга карата бернинди дә таләп юкмени ул? Булса, шул хакта языгыз әле», - дип мөрәҗәгать итә алар безгә дә.

Умартачыларның халык белән низагка керүе ят күренеш түгел. Халык зарын аңларга була. Бал корты агуы һәрвакытта да файдалы түгел, кайберәүләрне ул аяктан да ега. Корт чагу аркасында якты дөнья белән хушлашу очраклары да бар. Аллергиядән җәфаланучылар өчен аеруча курыныч тудыра ул. Шул ук вакытта авыл кешеләренең үз-үзен эш белән тәэмин итүе мактауга лаек. Димәк, күрешләр белән алтын урталык табарга кирәк.

Умартачыларга таләпләр бар икән, ә менә федераль закон кабул ителмәгән. «Умартачылар турында»гы канун проектта гына калган. Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт зонасы дәүләт инспекторы Эвелина Хәйруллина җавабыннан аңлашылганча, норматив-хокукый документ умарта тоту кагыйдәләрен билгели. Кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатыннан умарта өйләрен күршеләр чигеннән кимендә ун метр читтәрәк урнаштырырга тиешләр. Ике арада биеклеге ике метрдан да ким булмаган тоташ койма яки куе куаклык булу зарур. Койма белән әйләндереп алынмаган очракта умарталыкны күрше участогыннан ниндидер бина, корылма аерып торырга тиеш.

- Умарталарның ветеринария-санитар паспорты булу да сорала. Ә менә умарталар саны чикләнми, аларны әйләнә-тирәгә зыян салмаслык һәм башкаларның мәнәфгатьләрен, хокукларын бозмаслык итеп урнаштыру кирәк, - диде дәүләт инспекторы. - Закончалыклы акт таләпләрен саклаудан тыш умартачыларга күршеләре белән дус яшәргә тырышырга, умарта кортларының аларның яшелчә-җимеш агачларына файда китерүен аңлатырга, бал аертканннан соң сыйларга, бергәләшеп күңелле итеп чәй эчәргә киңәш итәр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса