Күршебез арендага алган фатирына ут төртеп, үзе-үзенә кул салган
Чистайда бер ир-ат снимать иткән фатирда үз-үзенә кул салмакчы булган.
Ут төртү генә аңа аз булып тоелган. Хәмер кулланган ир-ат үзенең бугазын да кискән. Бәхеткә, төтенне урамнан узып баручылар күреп ала һәм коткару хезмәтенә шалтыраталар да, тормышларын куркыныч астына куеп, квартирантны алып чыгалар. Медицина хезмәткәрләре ир-атның үз-үзенә ясаган җәрәхәтенең куркыныч булмавын билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа