Күрше шәһәрдә намуслы шофер зыян күрүчене ташламаган
Ялгышлыкны барысы да ясый, әмма кайберәүләр генә аны төзәтергә омтыла.
Кичә иртәнге 9 сәгатьтә җиңел машина белән идарә иткән 60 яшьлек ир-ат тизлекне арттырып, ишегалдына кергән һәм 70 яшьләр тирәсендәге ханымны бәрдергән.
Нәтиҗәдә, хокук бозучы гаебен таныган һәм тиз арада зыян күрүчене үз машинасында хастаханәгә алып киткән. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа