Күрше шәһәрдә бер ир адашкан
Кичә 21 сәгатьтә коткаручыларның бердәм номерына кеше югалуы турында хәбәр керә.
Мәгълүм булганча, 42 яшьлек ир көндезге вакытта гөмбә артыннан урманга киткән. Шактый күп вакыт узгач, гаиләсе аңа шалтырата, тик ул билгесез сәбәпләр буенча элемтәгә чыкмый.
Коткаручылар эзләү эшләрен башлый. Бәхеткә, ир-ат бик тиз табыла.
Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа