Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көпә-көндез талыйлар

Март аенда Әлмәт муниципаль районында билгесез кешеләр тарафыннан объектларга 4 һөҗүм теркәлгән.

Дүшәмбе киңәшмәсендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Д.Гарипов биргән мәгълүматларга караганда, 24 мартта көпә-көндез Урсалыдагы почта бүлегеннән 160 мең сум акча урлаганнар. Айның соңгы көннәрендә Колшәрип авылындагы кибеткә һөҗүм итеп, 10 мең сумга якын акча, спиртлы эчемлекләр талап алынган. Шуңа охшаш һөҗүмнәр шәһәрдәге ике кибеттә дә теркәлгән, соңгысы 1 апрель көнне булган. Әлеге җинаятьләрнең һәммәсендә дә җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр пистолет кулланган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

Әлеге хәл-вакыйгалар уңаеннан шушы көннәрдә шәхси эшкәмәкәрләр белән очрашу узачак һәм аларга сәүдә нокталарында видеокүзәтүләр урнаштырырга тәкъдим ителәчәк.

Фото: http://mvd.kmvlive.ru/proishestviya/page/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250