Коткаручылар урманда адашкан хатын-кызны эзләп тапкан
Түбән Кама районында урманда 52 яшьлек хатын-кыз югалган.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әлеге хәл Иске Чишмә авылы тирәсендә булган. Ярдәмгә килгән Түбән Кама районы янгын-коткару часте хезмәткәрләре урманнан адашкан хатын-кызны эзләп тапкан. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа