Компенсация алам дип ярты миллион сумын югалткан
Тәтеш районының Вожжи авылында яшәүче 64 яшьлек ханым кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән.
Аның кәрәзле телефонына шалтыратып, үзен кулланучыларның хокукларын яклау службасы хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз пенсионерга 2008 елда ук алган дарулары өчен 80 мең сум күләмендә компенсация бирелүен хәбәр итә. Компенсация күчерү өчен ул тәтешленең банк картасы номерын сорый. Сүзне тыңлап пенсионер кодын да әйтеп ташлый. Кырыгалдарлар рәхәтләнеп аның мобильный банкына керә һәм 505 мең сумын ала. Тәтешле бу хакта бик озак кына белмичә дә йөри әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа