Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коммуналь хезмәтләрне түләмәүчеләрдән фатирларын тартып алачаклар?!

Мондый адымга инде шактый шәһәрләрдә барырга мәҗбүр булганнар.

Санкт-Петербургта, мәсәлән, ТКХ өчен бурычлары җыелганнарны фатирларыннан чыгаралар. Хәзер Киров хакимияте дә бу ысулга барырга җыела. Андый очракта яшәүчеләргә 6 квадрат метр киңлектә (бер кеше башына) тулай торактан урын бирәләр.

Фатирны тартып алуның да үз шарты бар, билгеле. Әгәр кешенең бер генә фатиры булса, аны әлбәттә ала алмыйлар. Ә менә берничә фатир тотып, ТКХ өчен вакытында түләмәүчеләргә бу гамәлне закон нигезендә кыла алалар. Күпләр исә андый фатирларны ипотекада чиратта торучыларга бирергә кирәк дип бара. Кыскасы, коммуналь түләүләрне вакытында түләп бар да, тыныч кына яшә инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса