Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колшәрип ветеранын 101 яше белән котладылар [+ФОТОЛАР]

Колшәрип авыл җирлегендә 200 пенсионер яши.

Араларында 80 яшьлекләре дә, тугызынчы дистәгә җиткәннәр дә бар. Иң олысы булып Нәгыймулла бабай Гәрәев санала. Аңа бүген 101 яшь тулды. Хезмәт һәм сугыш ветеранын туган көне белән котларга социаль яклау идарәсеннән, ветераннар советыннан, авыл җирлегеннән, мәктәптән килгән иделәр. Социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова Нәгыймулла абзыйга район башлыгының котлау сүзләрен ирештерде.

Нәгыймулла Гәрәев Колшәриптә туган, шунда үскән һәм хәзер дә газиз җирендә гомер кичерә. 1939 елда аны армиягә алалар. Якташыбыз фин, Бөек Ватан сугышларында катнаша. Сугышта яралана. Госпитальдә озак дәваланганнан соң туган авылына кайта. Хәләл җефете белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ветеран ялгызы яши. Балалары һәркөнне килеп торалар. Нәгыймулла абзыйны районда оста бакчачы, гадел, тырыш кеше буларак беләләр. Мәктәп директоры Галия Исрафилова аның укучылар белән очрашуларга теләп килүен, киңәшләрен бирүен сөйләде. Уллары әтиләренең таләпчән, тәртип яратуын, үзләрен эшкә өйрәтеп үстерүен бәян итте. Нәгыймулла абзый 100 яшьтән өстә булса да, һаман да газеталар укый. Өстәлендә "Әлмәт таңнары" газетасын да күрү безгә бик тә сөенечле булды. Һәр язманы укып бара икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса