Көнчыгыш төбәге казые итеп Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов билгеләнгән
Казыйлар шурасында үзгәрешләр булды.
28 ноябрьдә Чаллыда узган ТР МДНнең күчмә утырышында Казыйлар шурасына үзгәрешләр кертелде. Көнчыгыш төбәге казые итеп Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Көньяк-Көнбатыш төбәгенә казый вазыйфаларын башкаручы итеп Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов билгеләнде.
Яңа казыйларны Пленум әгъзалары бертавыштан сайладылар, дип хәбәр итә dumrt.ru сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа