“Кәләем”не Европада да беләләр
Кәләй урамнарын тутырып моңлы көй агыла. Гамьсез генә уйнаган бала-чаганы урап узып, капка төбендә бәбкә саклаган әбиләргә яшьлекләрен искә төшереп, башларын кысып бәйләгән яулыкларын рәтли-рәтли ишегалдында кош-корт ашатып әвәрә килгән киленнәрнең күңелләренә сагыш салып, керәшен җыры тарала...
Халыкның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыручы күпер булган борынгы җырларның саклануы районыбыздагы бердәнбер керәшен авылында 35 ел элек оешкан "Кәләем" халык фольклор ансамбле эшчәнлеге белән бәйле. Аның йолдызлары белән халык телендә Питрау дип йөртелгән бәйрәм тирәсендә очрашып сөйләшергә мөмкин булды.
"Менә җитте Питырау
Кунак кызы алырсыз.
Кунак кызларыгыз киткәч,
Барыбер безгә калырсыз".
- Ансамль оешканда без 17 яшьлек кызлар гына идек әле. Инде хәзер бер-бер артлы тезелешеп үзебез пенсия яшенә җитеп киләбез, - дип шаяра-көлә сүзен башлады ансамбльнең җитәкчесе Валентина Долгова. - Шул дәвердә кайларда гына булмадык та, кемнәр белән генә аралашмадык, гомер буе тату яшибез, тату йөрибез, - ди ул.
Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елы "Кәләем" ансамбле өчен авылдашлары игътибарына әзерләнгән концерт-тамашалардан башланып китә. Хәер, бу тырыш авыл халкы дөньяның тәмен белеп яши белә, шунлыктан биредә Мәдәният йорты ишекләре ябылып торганы юк. "Кәләем" ансамбленә йөрүче 17 кешедән тыш, авылда теләге булганнар өчен башка иҗади төркемнәр дә эшли. Өлкәннәрне "Туганайлар" ансамбле берләштерсә, балалар "Асыл бизәгем" һәм "Таллы елгам" төркемнәрендә җыр һәм бию серләренә төшенә. Алары белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова-Брагина шөгыльләнә. Валентина ханымны яратып һәм үз итеп "Кәләй сандугачы" дип йөртәләр.
- Балалар белән эшләвем дә, "Кәләем" ансамблендә җырлавым да керәшен халык мәдәниятенә гашыйк булуымнан, - ди Валентина ханым. - Керәшен җырларын бик яратам, шуңа күрә рәхәтләнеп җырлыйм да, - ди ул.
"Кәләем" хакында авылда үткәнебезне барлаучы, бүгенгебезне киләчәк буыннар өчен саклаучы дип сөйлиләр. 1991 елда халык исеме бирелгән ансамбль репертуарында 30 дан артык җыр бар. Алар белән дәртле-моңлы апалар бөтен Татарстанны гына түгел, Россия һәм хәтта кайбер Европа илләре тамашачыларын да гашыйк итеп кайтканнар.
- Ике ел рәттән Санкт-Петербург шәһәрендә узган Сабантуйны гөрләткән идек, быел беренче Европа Сабантуенда катнаштык. Әллә кайсы илләрдән килгән милләттәшләребезне күреп, үзебезне күрсәтеп кайттык әле. 11-12 июль көннәрендә Түбән Кама һәм Мамадыш районнарында оештырылган Питрау бәйрәмнәренә барырга насыйп булды. Бер генә дә тик ятмыйбыз, - дип сөйли ансамбльнең җитәкчесе Валентина Долгова. - Әйтергә кирәк, бәхетебезгә гармунчыбыз бик әйбәт. Мөхәммәтнур Хөсәенов белән инде алты ел бергә. Оста да, рәхәт тә кеше, күз генә тимәсен, - дип мактый Валентина ханым ансамбльнең бердәнбер ир затын.
Быел ансамбль кызлары яңа киемле дә булганнар. Сәхнә костюмнары - "Татнефть" ААҖ бүләге соңгы тапкыр 2007 елда тектерелгән булган. Бу юлы "Кәләем" ансамбле "СМП-Нефтегаз" җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә халык җырчылары Мәдәният елын керәшен халкы бизәкләре төшерелгән күлмәкләре, ялтыравыклы тәңкәләр тагылган башлыклары белән башлап җибәргән.
Рәдифә Ногманова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа