Клара Булатова премиясе лауреатлары билгеле
Быел танылган шагыйрә, Габдулла Тукай бүләге иясе, һәм башка күп санлы дәрәҗәле бүләкләре булган Клара Булатова исемендәге премиягә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка район мәктәпләреннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты һәм башка уку йортлары студентлары дәгъва кылды.
Нигезләмә буенча бәйгедә поэзия, проза, драматургия һәм җыр сәнгате юнәлешләрендә иҗат итүчеләр катнашу каралган иде. Клара Булатованың иҗаты буенча язылган фәнни эшләр дә кабул ителгән. Агымдагы елда төрле номинацияләр буенча республикабыз төбәкләреннән килгән 20 укучы һәм студент Клара Булатова исемендәге премия лауреатлары булып танылды. Алардан тыш иҗатлары аеруча кызыклы дип табылганнар махсус дипломнар белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа