Кизләү суы җанга – дәва, тәнгә – сихәт
21 октябрь көнне Елховой авылында төзекләндерелгән чишмәне ачу һәм янәшәсендәге скверны тәгъдир итү тантанасы булды
Алар елховойлыларның тырышлыгы һәм «Татнефть» гранты ярдәмендә барлыкка килгән.
Гомер-гомергә суган үстерү белән дан тоткан әлеге авыл аякта нык басып, заман белән бергә атлый. Авылга керүгә үк төзек каралты-куралар, заманча матур йортлар «менә мин» дип әллә каян күренеп, кычкырып торалар. Халкында гына түгел, бөтен җирләреннән мишәр холкы, мишәр ныклыгы, мишәр уңганлыгы-булганлыгы күренеп тора.
Көзге болытлы, елак көн дип тормаганнар, авыл халкы да, күршеләре дә, шәһәр кунаклары да, хәтта башкала вәкилләре дә килгән иде.
Тантана Искәндәр хәзрәтнең догасы, хәер-фатихасы белән башланып китте. Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова авыл халкын сәламләп, үзенең матур теләкләрен, җылы сүзләрен җиткерде. Әйе, бу халык эшен дә эшли, эшләгәнен дә тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белә. «Эшләвен кем дә эшли, күрсәтергә чүбек мендәрең булсын» дип әйтә иде минем укытучым – Аксубай мишәре Зәкия апа. Елховойлыларның әлеге гамәлләре аларның бар яктан да булдыра алган-лыкларын күрсәтте.
Халыкка уңайлы, заманча мохитны шәһәрдә генә түгел, теләгәндә авыл җирлекләрендә дә эшләргә мөмкин икән. Әлбәттә, моның өчен беренче чиратта хезмәтеңне яратырга, авылдашларыңа хөрмәт белән карарга һәм кемдер китереп биргәнне көтеп тормыйча, үзең дә хәрәкәт итәргә кирәк.
Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин сүзеннән эше аерылмый торган хуҗа. Проект аның инициативасы белән нефть-челәр акчасына тормышка ашырылган.
Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, чишмә янына көн саен 100 гә якын кеше килә. «Мин авыл башлыгы булсам, һичшиксез, чишмәне торгызырмын дип хыялландым. Бу бит су чыганагы гына түгел — ул безнең тарихыбыз һәм җаныбыз», - диде ул ачылыш тантанасында. Әлбәттә, боларны башкарып чыгар өчен авыл башлыгының, авыл халкының теләге, тырышлыгы кирәк. «Тик торганга шайтан тоттырган» ди безнең халык.
Инициатива авыл җирлеген үстерүгә системалы якын килүне чагылдыра. Биредә уңайлы һәм заманча мохит булдыруга өстенлек бирелә. Беркемгә дә сер түгел, хәзер инде Елховой авылында да яшьләр күпләп калып, гектарлап суган үстермиләр. Авылда яшьләрне калдыру анда да көнүзәк мәсьәлә.
«Бу – авылны торгызу чоры. Елховой кебек урыннарның күбрәк булуын бик телим. Яшьләргә авылда калырга сәбәп булсын иде. Болар барысы да авылның киләчәге өчен», - дип билгеләп үтте бюро кураторы Полина Еж.
Елховойда эшләрне «НОВЬ» социомәдәни проектлаштыру бюросы — архитекторлар, кураторлар, рәссамнар һәм мәдәни тикшеренүчеләр командасы башкарган. Хәзер чишмә уңайлы сквер белән әйләндереп алынган: эскәмияләр, түшәмәләр куелган, агачлар һәм куаклар утыртылган, бәйрәмнәр уздыру һәм гаилә, дуслар белән очрашулар өчен мәйданчык барлыкка килгән. Барлык төзекләндерү элементлары агачтан, таштан һәм компо-зитлардан эшләнгән.
Мишәр диалектындагы Кизләү сүзе әдәби телдә «чишмә»не аңлата. Кизләү сүзенең килеп чыгышын галимнәр «күз» сүзе белән бәйлиләр. Ул яшәү сүзенә бәйле. Әлеге Кизләү дә элек-электән авылның йөрәге булып саналган. Аның тарихы гасырлар белән исәпләнә. Элек-электән, Кизләүгә елховойлылар гына түгел, тирә-як авыллардан да шифа эзләп килүчеләр әз булмаган.
Кизләү ачылышында суның үзенә дә аерым игътибар бирелде: чишмәдә күкертле водородның күп булуы ачыкланган. Хәзер пробалар бальнеологик анализга җибәрелгән — ул суның эчү һәм дәвалау өчен никадәр яраклы булуын билгеләячәк. Елховойда барлыгы җиде чишмә бар, ләкин күкертнең иң югары концентрациясе нәкъ менә Кизләүдә.
Ачылу җылы концерт һәм биредә яшәүчеләр белән дусларча сөйлә-шүләр белән тәмам-ланды. Сугышлар бетеп, аналарның күз нурларын түгеп үстергән уллары исән-сау әйләнеп кайтсыннар, туган авыллары кизләвенең шифалы суын тизрәк татысыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia