Киявенә ярдәм итәргә теләп корбан булган
88 яшьлек пенсионерның өй телефонына шалтыратып киявенең юл-транспорт вакыйгасына юлыгуын хәбәр итәләр.
Яшел Үзәндә яшәүче апага хәзер киявенә җинаять җаваплылыгы янавын, акча булса аны коткарып калырга мөмкинлеген дә җиткерәләр. Өлкән яшьтәге ханым үзенең йорты ишегалдында билгесез ир-атка 50 мең сум акчасын биреп җибәргән. Соңрак кияве белән проблема булмавын белгәч, ул полициягә мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа